Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 15 апреля 2026 года
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 15.04.2026 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:25 Бүген Чисталык көне. Шәһәр үзәгендәге Ленин урамы аша узды бүгенге десант. Кар бөтен җирдә диярлек эреп бетте, чәчәкләргә һәм яшел үләннәргә урын бирергә кирәк. Җирле хакимият хезмәткәрләре, ЗПКБ, Горккий ис мщдщният сарае һәм механика колледжы студентлары бергәләп газоннарга чыкты, һәм бердәм эшнең нәтиҗәсе буларак- Яшел Үзәннең төп урамы территориясе кояш нурлары астында ялтырап тора. 00:54 Өмәгә кадәр Яшел Үзән юлларында-махсус патруль эшләде. "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" оешмасы һәм экологлар санитар икеайлык кысаларында рейдка чыкты. Санкцияләнмәгән чүплекләр Әйшә территориясендә, машина төзелеше заводы артында һәм Могҗизалар кыры янында күп икән. Юллар кырыенда - шешәләр һәм төзелеш чүп-чарлары өелгән. Бу арада шәһәр һәм районда узган өмәләрдән соң билге чистарак. Экологлар һәм җаваплы белгечләр санитар икеайлык тәмамлангач кабат рейдка чыгачак. 01:29 Космик далаларга сәяхәт. Иҗат үзәгендә Космонавтика көненә квест узды. Галәмнең яшь тикшеренүчеләре-3-4 сыйныф укучылары, үзләренең белемнәрен һәм тапкырлыкларын тикшерү өчен интеллектуаль сәяхәткә чыга. Балалар ракеталар җибәрә, йолдызлы табышмакларны чишә һәм үз куллары белән космодром ясый.. 04:48 Апрель - язгы шигърият һәм әдәбият ае. 5нче...