Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 17 июня 2026 года

Аватар автора
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 17.06.2026 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:26 Икеләтә бәйрәм узды Олы Шырдан җирлегендә. Биредә Авыл көнен һәм Сабантуйны киң колач белән билгеләп үттеләр. Быел халык күңел ачулары бәйрәм итү урынын үзгәртә- халык авыл кырыенда түгел, ә үзәктә, иң борынгы чишмә янына җыела. Шырданлылар аны үз көчләре белән чистарта, төзекләндерә һәм менә хәзер бәйрәм итә. 00:51 Тимер юл - югары куркыныч зонасы, анда бер секундлык игътибарсызлык гомер өзелүгә китерергә мөмкин. Халыкара тимер юл кичүләренә игътибарны җәлеп итү көнендә, Россия тимер юллары хезмәткәрләре дәүләт автоинспекторлары белән бергә иң җанлы кичүләрнең берсендә - Атлашкино бистәсе янында рейд үткәрә. Дача сезоны башлану белән биредә йөкләнеш берничә тапкырга арта, ә аның белән бергә - юл һәлакәтләре куркынычы да. 03:44 Дача сезоны башланды гына, ә бакчачылар инде штрафлар ала. Өстәвенә-ялган. Мошенниклар алдауның яңа схемасын уйлап тапкан: алар участок хуҗаларына ташландык җир өчен җәза турында хәбәрләр җибәрә. Сәбәбе реаль-күптән түгел чыннан да җир законнарына төзәтмәләр үз көченә керде. Тик менә акчаны аферистлар үз счетларына күчерергә таләп итә, бер уңайдан «дәүләт хезмәтләрен»ватып. Киберҗинаятьчеләрнең хәйләренә бирешмәгез! Иң мөһиме, шуны белергә кирәк: канун милекчеләргә җирне үзләштерү өчен...

0/0


0/0

0/0

0/0

0/0