Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 30 июля 2025 года

Аватар автора
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 30.07.25 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:26 Бу көннәрдә янгыннар борчый, соңгысы Васильево бистәсендә чыга. Кичке сәгать кичке дүртләр тирәсендә янгын сүндерү пультына бакча җәмгыятенең берсендә йорт януы турында хәбәр килеп төшә. Ут күрше биналарга таралырга мөмкин. Әлеге урынга шунда ук Васильево бистәсеннән һәм Яшел Үзәннән янгын сүндерү машиналары кузгала.  01:46 Күптән көтелгән яңа юл шәхси секторда яшәүчеләр өчен зур проблемага әйләнә. Хуҗалар юлның авышлыгы дөрес эшләнмәгәнлегенә борчыла, хәзер яңгыр сулары аларның йортлары ягына агып төшә. Безнең хәбәрчеләр биредә яшәүчеләрнең зарын тыңлап кайтты.  04:08 ВТБ бүлеге шәһәрнең нәкъ үзәгендә, Комсомольская урамының 28а номерлы бинасында ачылды. Банк хезмәт күрсәтүнең яңа, югарырак стандартларын һәм клиентлар санын исәпкә алып, бүлекчәләр челтәрендә модернизация уздыра һәм киңәйтә. Ачылыш репортажын хәзер үк карагыз. 06:58 Күңелле күренеш. Комаров урамының 13 нче йортында рәссамнар 30 метрлы мурал ясый. Хәрби формадагы кыз - тугрылык һәм өмет символы. Проект Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Иҗади процесс белән сезне дә таныштырабыз. 09:14 "Африка дуңгыз чумасы" кабат куркыта. Ул республиканың кайбер районнарында ачыкланган. Дуңгызларның эчке органнарда кан китү белән характерлана торган вируслы авыру.

Плейлист: 61 видео

Яшел Узен хэбэрлэре

0/0
0/0


0/0

0/0

0/0

0/0