Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 3 декабря 2025 года
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 03.12.25 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:25 Осиново мәктәбендә агросыйныф ачылды. Биредә укучыларга авыл хуҗалыгы эшчәнлеге нигезләренә өйрәтәчәкләр, булачак һөнәрләрен билгеләргә ярдәм итәчәкләр. Беренче агрокласста фәнни-гамәли эшчәнлек актив һәм уңышлы алып барыла. Биредә микрояшеллекләр үстерәләр, экологик чиста ашламалар ясыйлар, акыллы теплицалар белән идарә итәргә өйрәнәләр. 00:51 Шәһәрдә һәм районда газ торбалары белән барысы да тәртиптә, ләкин колонканы дөрес кулланмау яки плитә ватылу аркасында газ чыга. Ә бу үз чиратында — шартлауларга, бина җимерелүгә һәм кешеләрнең һәлак булуына китерергә мөмкин. Мондый хәлгә юл куймас өчен газ хезмәте хезмәткәрләре тиешле техник хезмәтне вакытында күрсәтә. 03:24 1 нче декабрьдән Инвалидлар декадасы башланды. Яшел Үзән районында үсеш үзенчәлекләре булган кешеләргә зур игътибар бирелә. Ә "Ышаныч" үзәгендә кечкенә пациентлар өчен музыка терапиясе дәресе узды. Алена Жилкина һәм Евгения Королькованың мастер-класслы музыкаль-шигъри программасы балаларны һәм педагогларны таң калдырды. 03:49 Башка темаларга. Хәзер, декабрь аенда, иртә караңгы төшә, урамнар һәм юллар эңгер-меңгердә, кояш берничә сәгатькә иртәрәк бата. Нәкъ менә шул вакытта юл фаҗигаләре- җәяүлеләрне бәрдерү саны кискен арта. Моны ничек булдырмаска...