Яшел Үзән хәбәрләре. Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 26 марта 2025 года.

Аватар автора
Новости Зеленодольска
Новости Зеленодольска на татарском языке, Яшел Узен хэбэрлэре 26.03.2025.  00:00 Чыгарылышта 00:25 Изге Рамазан ае дәвам итә. Васильево бистәсенең Ихлас мәчетендә чираттагы ифтар мәҗлесе узды. Чарага бөтен бистәдән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне чакырганнар Мондый очрашу биредә икенче тапкыр үткәрелә. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын, Рамазан ае игелекле эшләргә бай булсын 00:48 Чәчүгә чыгарга әзерләнәбез! Яшел Үзән районында агросәнагать техникасының 2025 елгы язгы кыр эшләренә әзерлеге бәйгесе узды. Авыл хуҗалыкларының әзерлеген республика һәм район ведомстволары вәкилләреннән торган комиссия бәяли. 03:07 Яшел Үзәндә шаһитлар боз астына төшеп киткән баланы коткара. Бу хәл шәһәр пляжында була. Дүрт ир бергәләп егеткә булыша һәм аны ярга тартып чыгаралар. Коткаручыларның батырлыгы турында-алдагы сюжетта.  07:12 Яшел Үзән музыкаль театрында кабат яраткан тамашачылары белән аралашуның яңа форматы - квартирник -артистларның фатирлары. Узган ялда беренче тапкыр дуэт варианты тәкъдим ителде - җылы кичне формаль булмаган шартларда Ева Ричи һәм Максим Малин бүләк итә. Ә алар аны совет киносының иң яхшы традицияләрендә ясый. 11:01 Халык сынамышларына күз салыйк.  26 мартта кара каргалар кичен җыелышып, тавыш бирсә, алдагы атна җылы булыр.   29 -ы нинди – апрель шундый.  31 март кичендә йолдызлар гадәттәгедән ваграк күренсә – яңгырга. Кошлар ояларын көньякка үрсә – җәй салкын килер.   Ә Хәзер синоптиклар мәгълүматы

Скачать Видео с Дзена / Dzen

Рекомендуем!

0/0


0/0

0/0

0/0