Яшел Үзән хәбәрләре. Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 2 апреля 2025 года

Аватар автора
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре. Новости Зеленодольска на тат.языке. 02.04.2025 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00.26 Чыгарылышыбызны медицина хезмәткәрләрен һәм Васильево халкын борчыган темадан башлыйк. Быел бистәдәге район хастаханәсендә 3 нче каттагы кардиологияне ремонтлаячаклар, әмма шуның аркасында хирургия бүлеге ике тапкырга кыскарачак һәм персоналның күп өлешен Яшел Үзәнгә күчерәчәкләр. Медиклар моның белән килешми. Бу уңайдан биредә Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсенең баш табибы булды. Район хакимияте вәкилләре белән бүлекләрне урнаштыруның альтернатив вариантларын карадылар. Бу тарихның соңгы ноктасын куйдылар: хирургия бүлеге элекке режимда эшләячәк, монда шулай ук неврология бүлеге дә урнаштырылачак. Кардиология исә вакытлыча 4 катка - терапия бүлегенә күчәчәк. Көндезге стационар пациентлары 1 катта дәваланачак.   01:15 Ә 30 кыю ир-егет Махсус хәрби операция зонасына юл тотты. Бу соңгы вакытта китүчеләр арасындагы иң зур саннарның берсе. Медиклар һәм разведчиклар, төзүчеләр һәм вахтачылар. Алар барысы да Ватанга хезмәткә алынган һәм Оборона министрлыгы белән контракт төзегән.  04:28 Янгыннар саны арта. Бу көннәрдә Засорин урамындагы 16 нчы йортының дүртенче катындагы фатирында ут чыккан. Сәбәбе - электровелосипед аккумуляторы, аны хуҗа аш бүлмәсендә зарядка җыярга куеп калдырган.

Скачать Видео с Дзена / Dzen

Рекомендуем!

0/0


0/0

0/0

0/0