Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 24 сентября 2025 года

Аватар автора
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 24.09.25  00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:25 Киләчәкне бүген билгелибез.Халык ышанычлылары Яшел Үзәннең кем җитәкчелегендә үсәчәген билгеләделәр. Мәдәни үсеш үзәгендә Яшел Үзән шәһәре һәм районы депутатлары советының беренче сессиясе узды. Биредә Михаил Афанасьев бертавыштан район башлыгы һәм шәһәр мэры итеп сайланды. "Иң беренче бурыч – ирешелгән нәтиҗәләрне саклап калу гына түгел, ә арттыру", – диде җитәкче. Ул ассызыклаганча, депутат корпусы – статус һәм күкрәккә таккан билге генә түгел, ә күңел халәте һәм яшәү рәвеше. Монда һәркем чын күңелдән шәһәр, анда яшәүчеләр һәм киләчәк буыннар файдасына эшләргә теләргә тиеш. Яшел Үзәннең депутатлар корпусы 50 процентка диярлек яңартылган.   01:12 Белгәнебезчә, Татарстанда бик күп программалар гамәлгә ашырыла. Шуларның берсе буенча Яшел Үзәндә юллар ремонтлана. Бүген Октябрь урамында иске асфальтны алалар һәм тротуарлар формалаштыралар, ә Энгельс-Рогачев урамында күптән көтелгән юл өслеге барлыкка килде. 03:23 Сентябрь көзге ай икәнлеген сиздерә башлады. Әле кичә генә әбиләр чуагы иде, бүген кискен генә суытты. Шул сәбәпле, социаль учреждениеләргә һәм күп фатирлы торак йортларга җылылык җибәрү планлаштырыла, дип хәбәр ителә Яшел Үзән район башлыгы телеграммасында. 03:42 Ә хәзер ярдәм аеруча кирәк булган кешеләр...

Плейлист: 61 видео

Яшел Узен хэбэрлэре

0/0
0/0


0/0

0/0

0/0

0/0