Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 1 октября 2025 года
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 01.10.2025 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:25 Бүген шатланырга сәбәп бар. "Волна" микрорайонында ишегалды бәйрәме узды. Биредә республика программасы кысаларында күп эш башкарылган. Иң мөһиме- күп балалы гаиләләр яши торган сигез урам юлларына күчеш тибындагы өслек җәелгән. 00:43 Яшел Үзәндә, башка шәһәрләрдән аермалы буларак, беренче салкын көннәрдән үк җылылык сезоны ачып җибәрелде. Социаль учреждениеләргә һәм күпфатирлы йортларга җылы бирә башладылар. Процесс акрынлап бара һәм 8 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 03:15 Быел Яшел Үзәндә күләмле юл төзелеше бара. Төзекләндерү эшләре кагылмаган районнарда яшәүчеләр түземсезлек белән уңай үзгәрешләр көтә. Ә Октябрьская урамының дистәләгән йортларында яшәүчеләрнең үз борчу-мәшәкатьләре. Тулырак алдагы сюжетта. 05:46 Реклама 06:13 “Зеленодольская правда ” газетасына 2026 нче елның беренче яртыеллыгына язылу башланды. Әгәр дә сез көнүзәк мәсьәләләр белән бергә, шәһәр һәм райондагы мөһим вакыйгалар турында хәбәрдар булырга теләсәгез, яраткан басмагызга язылырга онытмагыз. Почта бүлекләренә яисә безнең редакциягә рәхим итегез. 06:36 Хәрбиләргә төрле һөнәр ияләре ярдәм итә. Шәһәрдә хәйрия ярминкәләре, күргәзмәләр һәм концертлар уза. Яшел Үзәнгә мондый миссия белән Казаннан музыкантлар да килгән. Зөлфия Әсәдуллина...