Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. выпуск от 28 января 2026 года

Аватар автора
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 28.01.26  00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Яңа елда мин, Радик Гатауллин, кабат сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Шәһәр һәм район тормышындагы мөһим вакыйгалар белән таныштырырбыз  00:21 1 нче февральдән бала туганда түләү индексацияләнәчәк һәм якынча 1,5 мең сумга артып, 28,5 мең сумга җитәчәк. Әгәр берьюлы ике яки аннан да күбрәк бала дөньяга килсә, пособие һәр сабыйга аерым билгеләнә.  Бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләүне барлык гаиләләр дә ала - керемнәр дәрәҗәсе һәм балалар саны роль уйнамый. Ата-аналарның статусы да мөһим түгел: алар рәсми рәвештә эшкә урнашырга, үзләре өчен эшләргә, эшсез булырга яки индивидуаль эшмәкәр буларак теркәлергә мөмкин - моннан пособие суммасы үзгәрми.   01:00 Өй туе белән! Беренче торакчылар Сәйдәшев урамындагы ике йорттан яңа фатир ачкычлары алды. Алар арасында-Яшел Үзән районының 55 медицина хезмәткәре гаиләсе дә бар. Күптән көтелгән ачкычларны яңа фатирга күчүчеләргә Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев һәм Яшел Үзән район башлыгы Михаил Афанасьев тапшыра. 03:54 Алгы сызыкка биш йөзенче маскировка челтәре озатылды. Васильево бистәсеннән махсус операция зонасына гуманитар конвой җибәрделәр. Волонтерлар безнең хәрбиләргә ярдәм итү өчен берләштеләр. Мостопоезд оешмасында алар ике сменада эшли, киемнәр, мендәр- юрганнар тегә, окоп шәмнәре ясый һәм чәй әзерли.   06:03 Әйе, районда Махсус операциядәге хәрбиләргә ярдәм итүче игелекле кешеләр саны арта бара. Әйтик, олы Шырдан авыл җирлегендә...

Плейлист: 61 видео

Яшел Узен хэбэрлэре

0/0
0/0


0/0

0/0

0/0

0/0