Яшел Узен Хэбэрлэре. Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 7 мая 2025 года.
Новости Зеленодольска
Яшел Узен Хэбэрлэре 07.05.2025. 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:26 Бүгенге көндә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек тулы көченә бара. Шәһәрдә һәм район авыл җирлекләрендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлләр яңартыла. Георгий тасмалары таратыла, театраль тамаша һәм парадка әзерлек репетицияләре бара. “Үлемсез полк”, Җиңү салюты, ветераннар һәм сугыш чоры балалары белән очрашулар, интернет киңлекләрдә “Рәхмәт” акциясе - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Яшел Үзән районында шундый бәйрәм чаралары узачак. 00:59 Яшел Үзән "Водоканал" предприятиесе хезмәткәрләре шәхси йортларны тикшерделәр. Рейдта Татарстан районнарыннан килгән белгечләр дә катнаша. Алар бергәләп рөхсәтсез су кертү очракларын һәм су счетчикларын тикшерә, эш тәҗрибәсе белән уртаклаша. 03:33 Безнең бурыч-Ватан хакына яшәү! Габдулла Тукай исемендәге укучылар бәйгесенең муниципаль туры шулай атала. Гадәттәгечә, ул Әйшә гимназиясендә, 14 нче мәртәбә үткәрелде. Чара мәгариф идарәсе, Бөтендөнья татар конгрессы һәм "Ак калфак"иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырыла. Шигырь укучыларыбыз белән шигърият дөньясына чумарбыз. 06:21 Мәктәп укучыларының кайберләре шигърияттә, икенчеләре спортта көчле. Яшел Үзәндә башлык кубогына йөзү буенча ярышлар узды. Татарстаннан һәм күрше республикалардан 12...