Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 21 мая 2025 года.
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 21.05.25 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00.25 Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын, аның кунакларын һәм читтә яшәүче татарларны Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам динен кабул итү көне белән котлады. «Сезне Татарстан тарихында һәм күпмилләтле Ватаныбызның мөселман өммәте тормышында күренекле дата – Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү көне уңаеннан котлыйм. 922 елда борынгы бабаларыбыз тарафыннан киләчәк үсеш өчен хәлиткеч карар кабул ителде. Алга таба унбер гасыр буена халкыбыз, иман ныклыгы белән һәм традицион рухи хәзинәләребезгә тугрылык саклап, зур тарихи юл узды, -диде ул. Күпчелек яшелүзәнлеләр дә Болгарда узган бәйрәм чарасында катнашты. 01:13 Ә 6 июньдә Корбан бәйрәме-барлык мөселманнар өчен хаҗның бетүен билгеләүче төп бәйрәмнәрнең берсе билгеләп үтеләчәк. Бу көнне мәчетләрдә бәйрәм намазы укыла, ә төп йолаларның берсе-Корбан чалу. Аңа алдан әзерләнәләр һәм бүгеннән бәрән сайлыйлар. 03:50 Җиңүләр тарихына 10 ел. 1 нче лицейда Яшел Үзән спорт музееның истәлекле датасын билгеләп үттеләр. Аны оештыручы, волейболчы Сергей Саркисян һәм лицей директоры Светлана Кудрявцева казанышлары экспозиция өчен нигез булган танылган спортчылардан котлаулар кабул итә. Бәйрәмдә безнең төшерү төркеме дә булып...