Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 14 января 2026 года.
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 14.01.26 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Яңа елда мин, Радик Гатауллин, кабат сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Шәһәр һәм район тормышындагы мөһим вакыйгалар белән таныштырырбаз 00:23 Яңа елда һава торышы Яшел Үзәнлеләр өчен чын сынауга әйләнде. Бәйрәмнәрдә көчле кар яуды һәм әлегә кадәр явым-төшем туктамый. Табигатькә каршы көрәшкә шәһәр кешеләре дә, коммуналь хезмәтләр хезмәткәрләре дә чыга. Юлларда барлык булган кар җыю техникасы: КАМАЗ, грейдер, Амкадор, катнаш юл машиналары һәм кар төягечләр эшли. Яңа ел бәйрәмнәрендә генә дә Яшел Үзән урамнарыннан 3 мең кубометрдан артык кар чыгарылган. Ә бу сезонның башы гына әле. 00:54 Хыялга бирелү. Яшел Үзән сәнгать галереясендә елның традицион беренче күргәзмәсе - "Рождественское чудо"- "Раштуа могҗизасы" ачылды. Санкт-Петербург, Казан, Яшел Үзән һәм Пенза шәһәрләренең яшь рәссамнары христиан дине бәйрәме һәм Яңа ел белән туган хыялларга үз карашларын күрсәтә. 03:34 Гарәп төне... Сез дә бу сүзләрне җырладыгызмы? Димәк, сез Алладинның шәрык әкияте икәнен төгәл беләсез, ә Яшел Үзәндә - боз шоусы, "Ледокол" боз сараенда талантлы фигуристлар тарафыннан тәкъдим ителә. Чуар базар һәм келәмнәр биюе, шәрык биюләре һәм, әлбәттә, явызларның мәкерләрен җиңүче мәхәббәт. Премьерада безнең төшерү төркеме дә булып кайтты. 06:12 Авыруларны тернәкләндерү буенча мөмкинлекләр арта. Тургенев урамының 10 нчы йортында урнашкан җәмәгать сәламәтлеге үзәгенә физиотерапия өчен яңа җиһазлар кайтарылды, массаж кабинетында күп...