Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 27 августа 2025 года
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 27.08.25 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:25 Бүген Яшел Үзән Районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды Узган уку елына йомгак ясап, яңа максатлар белән яңа уку елына старт бирелде чарада. Киңәшмәнең темасы: "Заманча белем бирү чынбарлыгы шартларында гамәли юнәлешле укыту һәм тәрбия бирү" Район башлыгы Михаил Афанасьев БДИда 100 балл алган чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның педагоглары белән очрашты, аларга олы хөрмәтен белдерде. Сәхнә түренә бер-бер артлы хезмәттә аеруча зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләр, җитәкчеләр күтәрелә. Аларга Мактау кәгазъләре, чәчәк бәйләмнәре тапшырыла, иң җылы сүзләр юллана. 01:05 Татарстан контрактчыларга түләүләр буенча төбәкләр арасында лидерлыкка чыкты. Узган атнада гамәлдәге түләүләргә берьюлы 600 мең сум өстәлде. Хәзер контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган түләү суммасы гына да өч миллион сумнан артып киткән: 3 млн да 100. Түләү 2 өлештән тора: 2 млн.700 сумны республика түли, 400 мең сумны-РФ Оборона министрлыгы. 04:45 Башка темаларга. Әйшә урманчылыгында урман хуҗалыгы һәм янгын сүндерү җайланмаларыннан файдалану мәсьәләләре буенча кызыклы семинар узды. Татарстанда ел саен мондый җиде чара үткәрелә-агач әзерләү, яшь агачларны кисү һәм карау, урман янгыннарын кисәтү. Моның белән республикада 31...