Яшел Үзән хәбәрләре. Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 18 июня 2025 года.
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 18.06.2025. 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм яллардан соң мин, Радик Гатауллин кабат сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:26 Сулыкларда сак булыгыз, дип кисәтә җаваплы белгечләр! Жиһазландырылмаган урыннарда коену, исерек килеш суга төшү һәм сулык яннарында балаларны ялгыз калдыру суда үлемгә китерүче төп сәбәпләрдән санала. 00:42 Бүгенге көндә янгыннарны булдырмау да-көнүзәк тема. Зөя төбәкара мультимодаль логистик үзәге территориясендә Яшел Үзән гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре планлы янгын-тактик өйрәнүләр үткәрде. Тренировка объекты итеп тротуар плиткасы җитештерү предприятиесе сайлана. Өйрәнүләр барышын безнең хәбәрчеләр дә күзәтте. 02:56 1 нче олимпия резервы спорт мәктәбе, төгәлерәк итеп әйткәндә Яшел Үзән Гимнастика үзәге, бүген зур капиталь ремонт өчен ябык. Быел февраль аенда без 1 чираттагы эшләрнең ничек алып барылуы турында сөйләгән идек инде. Хәзер 400 гә якын яшь спортчы һәм тренер башка мәйданчыкларда шөгыльләнә, ә мәктәп бинасының стеналарын алыштыралар, идәнен ремонтлыйлар. Балаларны яңа җиңүләргә уңайлы заманча шартларда алып бару өчен барысы да эшләнә! 03:27 Игелеклелекнең чиге юк. Ирле - хатынлы Тимергалиевлар өчен менә өченче ел инде ярдәм-яшәү рәвеше булып тора. Әнәс Солтан улы һәм Рәмзия Әнәс кызы - "үзебезнекеләрне ташламыйбыз" төркеменең актив катнашучылары: ятьмәләр үрәләр...