Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 4 марта 2026 года
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 04.03.2026 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:26 1 нче марттан россиялеләрнең финансларына йогынты ясаячак берничә яңалык үз көченә керә. Беренчедән, сүз иминият пенсияләренә өстәмә түләү турында бара. Әйтик, аны февральдә 80 яшь тулган барлык пенсионерлар да алачак. Россиядә шулай ук авиаташулар һәм кунакханәләрне броньлау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә. Аерым алганда, билетны мәҗбүри кайтару өчен төгәл критерийлар кертелә. Ниһаять, 1 нче марттан балалы гаиләләр өчен бердәм пособие исәпләгәндә алиментларны төбәк буенча уртача хезмәт хакына таянып санаячаклар. 01:06 Ә Яшел Үзәндә хисап сессиясе узды. Чарада районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды. Без - нинди күрсәткечләр буенча лидерлар рәтендә, ә нинди күрсәткечләр буенча эшне көчәйтергә кирәк? Тулырак алдагы видеоязмада. 04:48 Махсус хәрби операциягә-әтисе белән бергә китә ул. Рэндэл кушаматлы хәрби турында сүзебез. Берничә ел эчендә алдагы сызыкта пилотсыз очу аппаратларын җыю һәм идарә итү буенча грамоталы белгеч дәрәҗәсенә ирешә якташыбыз. Безнең корреспондент аның белән хәрби бурычка мөнәсәбәт, кораллану нечкәлекләре һәм тыныч тормышка планнары турында сөйләште. 07:24 Кешеләрнең гомерләрен саклап калу өчен техникага икенче тормыш бирә автослесарь Дмитрий Суслов. Иске автомобильләрне...