Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 31 декабря 2025 года
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 31.12.2025 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:25 2025 ел Яшел Үзән районы өчен вакыйгаларга бай булды. Каюм Насыйри елы, Ватанны саклаучылар елы. Илебез өчен катлаулы вакыт булуга карамастан, без республиканың иң яхшы районнары арасында. Мөһим социаль объектлар ачылды, масштаблы мәдәни чаралар үткәрелде. Традиция буенча район башлыгы хисап сессиясендә йомгак ясады. 00:50 Алгы сафтагы якташларга- күчтәнәч. Яшел Үзән волонтерлары кабат гумманитар конвой җибәрде, исәп буенча 31 нчесен. Анда безнең хәрбиләр өчен кышкы чорда кирәкле әйберләр һәм Яңа ел бүләкләре. 02:49 Реклама 04:41 Менә тылсымлы вакыт килеп җитте. Традиция буенча Яңа ел алдыннан сәләтле балаларны Яшел Үзән районы башлыгы чыршысына чакыралар. Талантлы балалар тәрбияләгән өчен ата-аналарга концерт программасы куела, грамоталар,бүләкләр тапшырыла. 07:03 Яшел Үзән юлларында автоинспекторлар, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы оешмасы хезмәткәрләре Кыш бабай белән бергә гадәти булмаган рейд үткәрде. Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә истәлекле бүләкләр, яктылыкны кайтара торган жилетлар тапшыра. Яңа ел белән котлый һәм юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өнди. 07:26 Гыйнвар аена халык сынамышлары. 1 гыйнварда һава торышы нинди булса, ел шундый килер дип фаразлана. 2 сендә суык булса, җәй дә салкын...