Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 25 февраля 2026 года
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 25 .02.26 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:25 Бүген Безне дәвалаучы медицина хезмәткәрләре турында сөйлибез. Мәдәни үсеш үзәгендә узган ел эшчәнлеген йомгаклау медсоветы булып узды. Биредә Хирургия хезмәтенең үсеше, яңа операцияләр, фронтка ярдәм итү һәм яшь белгечләрне җәлеп итү турында сүз алып барыла. Ә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илнур Сибгатов 2026 ел бурычларны һәм үсеш перспективаларын билгели. 04:19 Ул Яшел Үзәндә яңа туган сабыйларны һәм пациентларны караган, ә бүген - дошман дроннары гүләве астында алгы сызыкта авыр яраланган хәрбиләрне коткара. Медицина хезмәтенең өлкән лейтенанты, анестезиолог-реаниматолог Андрей Коновалов күптән түгел "Татарстанның атказанган табибы" исеменә лаек була. Ялга чыккач, ул беренче эш итеп үзен бик көтеп торган туган хастаханәсенә юл тота. 08:22 Әйе, кыю ир-егетләребез Яшел Үзән районын бөтен өлкәләрдә данлый. Тхэквандо буенча тренер Булат Габделбәров мәсәлән шуларның берсе, ул яшь чемпионнарны әзерли. Ә балалар аның тырышлыгын һәм мәхәббәтен тоеп, үзләре дә яхшы нәтиҗәләргә омтыла. Күптән түгел генә Уфа шәһәрендә тхэквондо буенча Төбәкара турнирда аның тәрбияләнүчеләре күп кенә призлы урыннар яулаган. Котлыйбыз аларны! 08:51 Мәктәп партасыннан-бөтен дөнья буйлап. 3 нче гимназиядә Халыкара...