Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 11 февраля 2026 года
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 11.02.2026 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Яңа елда мин, Радик Гатауллин, кабат сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Шәһәр һәм район тормышындагы мөһим вакыйгалар белән таныштырырбыз 00:23 Яшел Үзән районында хакимият вәкилләре, җаваплы хезмәтләр җитәкчеләре катнашында гражданнар җыеннары уза. Авыл җирлекләрендә ел саен хисап очрашуы сессия формасында оештырыла. Быел да халык үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алды. Җыенда авыл җирлеге башлыклары узган ел эшчәнлегенә анализ ясый һәм дә агымдагы елга планнар төзелә. Очрашу күңелле мизгелләр – авыл уңганнарын, матур гаиләләрне һәм актив булучыларны тәбрикләү белән тәмамлана. 00:55 Әлеге дә баягы, кар турында сүзебез. Гыйнвар рекорд куйды: явым-төшем нормадан 2,5 тапкырга күбрәк. Ләкин юллардагы коллапсны табигать кенә түгел, ә автомобиль хуҗалары үзләре дә тудыра. Берәүләр карны көрәкләр белән чистарткан арада, икенчеләре машиналарын туп-туры юлга ташлый, махсус техникага комачаулый. Хәзер тәгәрмәчле кар көртләрен җыюга инспекторлар алынды-тик инде штрафлар һәм эвакуация ярдәмендә. 03:57 Күңелсез статистика. Янгыннарда һәлак булучылар саны арта. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ярдәм сорап дини конфессия вәкилләренә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Намаз вакытларында мәчет һәм чиркәүләрдә халык күп була. Коткаручылар Янгын куркынычсызлыгы турында искә төшерергә һәм дин әһелләре аша Яшел Үзән районы халкын фаҗигаләрдән сакларга тели. 04:24 Яшел Үзән районының 8 гаиләсе үзләренең...