Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 17 декабря 2025 года
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 17.12.2025 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:26 Боз өстендә йөрү куркыныч! Кышкы чорда су объектларында халыкның иминлеген тәэмин итү – әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Әлегә сулыклар юка боз белән капланды. ГИМС, биоресурслар, полиция һәм Башкарма комитетның куркынычсызлыкны тәэмин итү бүлеге инспекторлары Идел һәм Зөя култыкларына даими рейдлар оештыра. 00:49 Яшел Үзәнгә 12 яңа автобус кайтты. 2 нче маршрут Яңа елга тулысынча яңартылачак. Транспорт - халык шәһәр буйлап уңайлы хәрәкәт итсен өчен бөтен кирәкле нәрсә белән җиһазландырылган. 02:27 Яңа ел алдыннан Яшел Үзәндә традицион "Теләкләр чыршысы"акциясе узды. Аның кысаларында авыр тормыш хәлендә калган балаларның хыялларын тормышка ашырып булачак. Бу матур традиция, ул балаларга Яңа ел могҗизасына ышанырга һәм аларның бер генә булса да, иң изге теләген үтәргә ярдәм итә. Кыш Бабай ролендә -безнең җитәкчеләр . 02:52 Белгәнебезчә, Татарстанда төгәл фәннәрне популярлаштыруга юнәлдерелгән «Физик-математик алгарыш» масштаблы белем бирү проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Яшел Үзәннең ике мәктәбе дә җиһазлар алу һәм белем бирү процессы өчен грантларга ия булды. 05:23 Һәр чыгарылышта диярлек без яхшылык эшләүче, Махсус хәрби операция хәрбиләренә гуманитар ярдәм җыючы, социаль учреждениеләрдә өлкәннәргә...