Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 10 декабря 2025 года
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 10.12.2025 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:24 9 нчы декабрь - Россиядә Ватан Геройлары көне. Илебезне саклауда каһарманлык һәм фидакарьлек күрсәткән һәркемгә багышланган истәлекле дата. Бу көнне безнең районда күп кенә патриотик чаралар үткәрелә. Шәһәрнең хәрби комиссариатында исә Батырлык орденнары тапшыру тантанасы узды. 00:46 Тавышны киметегез! "Каенлык" паркы янындагы йортларда яшәүче Яшел Үзәнлеләр социаль челтәрләр аша полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. Машина моторларының көндәлек гөрелтесе һәм двигательләрнең үкерүе кичләрен тынычлап ял итәргә ирек бирми. Дәүләт автоинспекциясе белән бергә рейдка чыктык 02:57 реклама 03:48 Стихиягә ышаныч белән. "Метеор" бассейнында йөзү буенча инвалидлар көненә багышланган республика ярышлары узды. 300дән артык катнашучы көч сынаша һәм беренче тапкыр норматиплы балалар янында тренер Светлана Каюмованың адаптив йөзү төркемендә тәрбияләнүчеләр дә бар. Үзләренең тәэсирләре белән алар безнең корреспондент белән уртаклаша. 06:08 Әйткәнебезчә, Татарстанда 2026 елның беренче яртыеллыгына газеталарга язылу кампаниясе тулы куәтенә бара. Бу көннәрдә исә ташламалы подписка башланды. "Зеленодольская правда" га почта бүлекләрендә һәм безнең редакциядә язылырга мөмкин. Тагын бер уңайлы вариант-альтернатив язылу.