Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 5 ноября 2025 года.
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 05.11.25 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:26 Татарстанның балалар омбудсмены эш визиты белән Яшел Үзәндә булып китте. Биредә Светлана Захарова "Доверие" тернәкләндерү үзәгендә һәм "Гнездышко"социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен тудырылган тормыш һәм шартлар белән танышты. 03:29 Без Махсус хәрби операция хәрбиләренә ярдәм итү, аларның тормышларының бер өлеше булган битараф булмаган кешеләр турында сөйләүне дәвам итәбез. Васильево бистәсе волонтерлары "Бердәмлек" исеме астындагы штабка берләшә һәм бөтен көчләрен хәрбиләребезгә ярдәмгә юнәлтә. Кемнәр алар - безнең заман геройлары? Тулырак алдагы видеоязмада. 06:48 Реклама 07:50 Эштән-иҗатка! Яшел Үзәндә "Безнен заман - безнең вакыт" дип исемләнгән эшләүче яшьләр фестиваленең зона этабы узды. Гала-концертның 400дән артык профессиональ булмаган артисты Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган программа күрсәтә. Иң яхшы җырлар, биюләр, Уңышлы хезмәт һәм чыгышлар -хәзерге яшьләр шундый алар! 08:14 Кабат тантана. "Маяк" спорт комплексында Россиянең атказанган спорт мастеры Андрей Ларьков исемендәге Чаңгы ярышлары буенча спорт мәктәбе ачылды. Анда инде 15 яшь чаңгычы шөгыльләнә, алар республика һәм бөтенроссия ярышларында югары нәтиҗәләр күрсәтә. 10:51 Борынгылар ноябрьдәге һава торышын күзәтеп, киләсе ел...