Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 3 сентября 2025 года
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 03.09.2025 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:24 Районыбызны хезмәтләре һәм кече Ватанына мәхәббәте белән уңайлы тормыш өчен бөтен шартлар тудырган гади кешеләр данлый. Быел Яшел Үзәннең Гәр микрорайонында уңайлы утрау булдырылуына 10 ел. Әлбәттә, җирле халык тырышлыгы белән. 03:05 Бүгенге көндә Тарихи-мәдәни мирас музеенда капиталь ремонт тәмамланды. 2,5 ел эчендә бик зур эш башкарылган. Бина тулысынча яңартылган, түбәсе, тәрәзәләре, керү төркемнәре алыштырылган. Рәсми ачылыш якын арада булачак. 03:23 Көзнең беренче көне - мәктәп елы башы. Татарстанның барлык уку йортларында да кыңгыраулар чыңлады , алар 1 сентябрьне билгеләп үтте. 5 нче гимназиядә тантаналы рәвештә 70 беренче сыйныф укучысын мәктәп тормышына кабул иттеләр. Хәзер алар фән диңгезенә чума һәм яңа дуслар табачак. 06:25 Бердәм тавыш бирү көненә кадәр аз вакыт калып бара. Алдагы сайлаулар уздырыла торган объектларда куркынычсызлыкны тәэмин итү - гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең төп бурычы, алар бу көннәрдә булачак сайлау участоклары урнашкан урыннарны тикшерә. Яшел Үзән районында 86 объект, аларның күбесе-мәктәпләрдә. Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары белән без дә рейдка чыктык 08:42 Реклама 10:53 Сентябрьгә халык сынамышлары Бу айда күк күкрәсә, көз җылы, кыш карлы...