Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 23 апреля 2025 года.
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 23.04.25 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:26 Шәһәр һәм районда янгында һәлак булучылар саны арта. Күңелсез статистика билгеле. Карл Маркс урамындагы 8 нче йортта чыккан янгында 44 яшьлек хатын-кыз һәлак була. Аның гәүдәсен янгын сүндерүчеләр йортның өченче катындагы фатирда табалар. Соңгы трагедиядә Катин урамындагы шәхси йортта анасы белән баласы янып үлә. Янгын сүндерүчеләр кабат, ут белән саграк булырга чакыра. 00:53 Әйе, авыл җирлекләрендә дә янгыннар белән бәйле - хәл киеренке кала. Шушы көннәрдә Ремплер бистәсендәге шәхси йортта һәм хуҗалык корылмаларында ут чыккан. Ул чак кына күршеләргә күчми кала. Соловьевка авылында да янгын чыга, бакча йорты яна. Иң беренче булып Зур Ключи авылынан ирекле янгын сүндерүчеләр килә. Тиз арада ярдәмгә Раифаның янгын сүндерүчеләре дә җитешә. 02:55 Бүгенге көндә “Зеленодольская правда” газетасына 2025 нче елның икенче яртыеллыгына язылу бара. Әгәр дә сез көнүзәк мәсьәләләр белән бергә, шәһәр һәм райондагы мөһим вакыйгалар турында хәбәрдар булырга теләсәгез, кичекмәстән яраткан басмагызга язылыгыз.Элемтә бүлекләренә яисә безнең редакциягә рәхим итегез. 03:19 Җәмгыятькә хезмәт итүнең чын үрнәге. Эчке эшләр органнары ветераннары бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Яшел Үзәндә тормышларын хокук тәртибен саклауга...