Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 21 января 2026 года

Аватар автора
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 21.01.26  00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Яңа елда мин, Радик Гатауллин, кабат сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Шәһәр һәм район тормышындагы мөһим вакыйгалар белән таныштырырбаз  00:23 Яшел Үзән - Карамалы Тау маршруты буенча Идел елгасында боз кичүе ачылды. ГИМС Үзәге хезмәткәрләре техник тикшерү үткәрә һәм аның эшчәнлегенә рөхсәт бирә. Автомобильчеләр боз юлы буенча йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиеш - тизлек сәгатенә 20 чакрымнан да артмаска тиеш, кичү буенча хәрәкәт иткәндә куркынычсызлык каешларын эләктермәскә һәм автомобильнең ишекләрен азрак ачык тотарга кирәк. Боз кичүе тәүлек буе, ялларсыз эшли.    00:54 Күп кар яву янгын сүндерүчеләр өчен дә шактый мәшәкать тудыра, чөнки кирәкле янгын гидрантлары кар астында кала. Шуңа да Васильево бистәсендә янгынга каршы хезмәт, җирле үзидарә һәм Водоканал хезмәткәрләре территориядәге янгын гидрантларын чистарту буенча рейд оештыра.   03:14 Башка темаларга. Яшел Үзәндә кабат яңа торак йортлар сафка басты. Ачкычларны Сәйдәшев урамындагы берьюлы ике йортта яшәячәк фатир хуҗаларына тапшырдылар. Яшел Үзәндә соңгы ярты елда республика программасы буенча дүрт объект төзелгән. Биредә бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, социаль ипотека программасын гамәлгә ашыручы предприятие хезмәткәрләре, грант алучы табиблар, яшь һәм күп балалы гаиләләр яшәячәк.  03:44 Татарстанда хәрби хезмәткә контракт төзергә теләүчеләр өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр арттырылды. Атна саен Яшел Үзәннән Махсус хәрби операция зонасына Ватанны...

Плейлист: 61 видео

Яшел Узен хэбэрлэре

0/0
0/0


0/0

0/0

0/0

0/0