Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 1 апреля 2026 года

Аватар автора
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 01.04.2026  00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:25 Көн кадагында - сулыклар. Яшел Үзән районында вакытлы коткару посты эшли башлады. Бик кирәкле чара, республика территориясендә оештырылган ун коткару постының берсе бездә. Төп максаты - су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү. Яшел Үзәндә вакытлы постны елга ике тапкыр - язын һәм көзен оештыралар. 03:20 1 нче лицейда районыбызда инженер һөнәрләренең абруен күтәрүгә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. Очрашу- ПОЗиСның генераль директоры Радик Хәсәнов инициативасы. Ул Яшел Үзәнне «Мәктәп - колледж - югары уку йорты - предприятие» системасына кайтаруның мөһимлегенә басым ясый. Тулырак алдагы видеоязмада. 06:23 "Идел" тернәкләндерү үзәгендә "Триумф "полиграфия остаханәсе" дип исемләнгән укыту курсы тәмамланды. Алеся Лежнина тәрбиясендәгеләр, менталь яктан тайпылышлар булганнар, профессиональ рәвештә календарьлар, брошюралар, брелоклар, блокнотлар ясый - дизайннан алып ламинированиегә кадәр. Бу эш үзенчәлекле кешеләр өчен нәрсәсе белән кыйммәтле икәне алдагы сюжетта.  08:52 Бакчачылар өчен-кызу вакыт! Алар өчен Бакча сезоны февраль ахырында башлана. Гөлсирә Тимершина, мәсәлән, бай уңыш алу серләрен яхшы белә, чөнки бу эштә тәҗрибәсе зур. Яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү кагыйдәләре бик авыр кебек тоелса...

Плейлист: 61 видео

Яшел Узен хэбэрлэре

0/0
0/0


0/0

0/0

0/0

0/0