Яшел Үзән хәбәрләре. Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 16 июля 2025 года
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 16.07.2025 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:25 Яшел Үзән- спортчылар шәһәре. Бездә социаль сәясәт буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары булып китте. Күчмә утырыш форматында комиссия әгъзалары "Маяк" тернәкләндерү үзәген, көрәш мәктәбен, Дельфинны һәм яңа төзелә торган "Физра"комплексын карый һәм кәнагат кала. 00:46 Сәнәгать үсешенә - 140 миллион сум. Безнең районда «Промэнерго» предприятиесендә электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль приборлары җитештерелә. Биредә сәнәгать комплексы үсеше нәтиҗәләре буенча эшлекле очрашу узды. Катнашучылар арасында - район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Россия Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Әлфия Когогина. 03:25 Өй туе белән! 2025 елның гыйнварыннан суд приставларының Яшел Үзән бүлеге яңа адрес буенча эшли - Гагарин урамы, 10 нчы йорт. Якты иркен кабинетлар, белгечләр өчен дә, килүчеләр өчен дә бик җайлы - приставлар хәзер уңайлы һәм заманча шартларда хезмәт күрсәтә ала. 06:03 Реклама 06:45 Җилкәннәрдә җил. «Дельфин «Яхта-клубында" җилкәнле спорт буенча Татарстан Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышларда Яшел Үзән, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 90 яшь яхтачы катнаша. Максатлары-осталыкларын күрсәтү һәм республика җыелма командасы составына керү. Җилкәннәргә гашыйк булган мәктәп укучылары белән без дә...