Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 29 октября 2025 года
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 29.10.25 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:25 Борщ, тозлы кыярлы аш, щи. Бүгенге көндә "Тыныч күк өчен" фонды волонтерлары аена дүрт мең данә коры аш һәм ботка әзерли. Хатын-кызлар хәзер Ватаныбызны саклаучы хәрбтләрне ашату өчен тәүлек буе эшли. Мондый катнашмадан хәтта кыр шартларында да кайнар тәмле ризык әзерләп була. Кайнар су салу да җитә, борщ та әзер. Ләкин борщ кына түгел, осталарның менюсында 15 төрдән артык ризык бар. 00:54 Әйе, Һәрнәрсәдә бердәмлек. Васильево бистәсенең битараф булмаган халкы да махсус операция зонасындагы безнең хәрбиләргә ярдәм итү өчен берләште. "Мостопоезд" оешмасында алар ике сменада эшли. Эчке кием, мендәрләр һәм юрганнар тегәләр, шулай ук челтәр үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар һәм чәй җыялар. 05:00 Ел ярым эчендә 76 штраф алган ул. Яшел Үзәндә яшәүче хатын-кыз юлларда шулкадәр хокук бозу кылган. Хәзер суд приставлары бурычын түләгәнче, аның транспортын кулга алганнар. Шунысы билгеле, 10 көн аралыгында бурычларын түләмәгән очракта аның автомобиле мәҗбүри рәвештә сатылачак, дип хәбәр итә приставлар. Менә бит, юл хәрәкате кагыйдәләрен бозучылар аз түгел, игътибарлы булыгыз! 05:29 Бу көнне "Авангард" стадионы чын батырлык һәм көч плацдармына әверелде. Биредә хәрби хезмәткә чакырылучылар көне - сынауларга һәм яңа җиңүләргә әзер...