Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 25 марта 2026 года
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 25.03.2026 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00.25 Кояш көннән - көн ныгырак җылыта, нурларын сибә. Бу чорда сак булырга һәм бозга чыкмаска кирәк. Бигрәктә балаларга кагыла бу. Еш кына мул кар яву да зур куркыныч тудыра. Кар авырлыгы астында боз бөгелә,ярыклар барлыкка килә, алар аша су үтә. Мондый урынны конькида яки чаңгыда тиз хәрәкәт иткәндә танып белү авыр. Шуңа күрә бозда йөргәнче, аны җентекләп тикшерергә кирәк. Яз көне боз бик зәгыйфьләнә, бигрәк тә ярларда. Кар ул яшергән бозны йомшак итә, аның тагын да тизрәк җимерелүенә ярдәм итә. Боз куркынычсызлыгы кагыйдәләрен онытмагыз! 01.06 Яшел Үзән гарнизоны хезмәткәрләре Әйшә мәдәният йортында янгын-тактик өйрәнүләр үткәрде. Бу бина -социаль әһәмиятле, кешеләр күп була торган объект. Шуңа күрә дә янгын сүндерүчеләр янгын вакытында кирәкле гамәлләрнең бөтен алгоритмын ел саен кабатлый. 02.54 Тынычлык сагында-Росгвардия хезмәткәрләре. 10 ел элек ведомстводан тыш сак хезмәте яңа статус алды, һәм шул вакыттан бирле алар карамагында Яшел Үзән районының иминлеген саклау һәм төрле милек формасындагы мең ярым объект өчен җаваплылык. Росгвардиянең көндәлек тормышы турында алдагы видеоязмада. 05:18 Мартта Бөтендөнья социаль эш көне билгеләп үтелде. Безнең төшерү төркеме өлкәннәр һәм инвалидлар өчен "Гаилә" милли...