Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 18 марта 2026 года
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 18.03.2026 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:25 Яз килә, бирегез юл. Аның белән бергә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен сезонлы мәшәкатьләр дә туа. Бер торак пунктка-кар сулары, икенчеләренә табигый янгыннар яный. Безнең районында хәзер урман массивлары белән чиктәш 7 торак пункт бар-болар Васильево һәм Октябрьский бистәләре, Раифа, Садовый, Бело-Безводное, Нарат авыллары һәм Яшел Үзән үзе. Ашыгыч хезмәтләрнең янгын куркынычы булган чорга әзерлеген баш идарә хезмәткәрләре тикшерде. Эш визиты йомгаклары буенча район башкарма комитеты адресына барлык проблемалы мәсьәләләр күрсәтелгән акт җибәреләчәк. Кимчелекләрне якын арада бетерергә кирәк . 01:09 Безнекеләр булдыра. Яшел Үзән укучысы Италияне яулап алды. Триатлончы Лия Гарәфетдинова дөнья беренчелегеннән берьюлы ике «алтын» алып кайтты. Йөгерүдә, вело һәм чаңгы узышларында ул планетаның иң яхшы илле спортчысыннан тизрәк булып чыкты. Дөнья трассаларында Лиянең ничек җиңү яулаганы турында алдагы сюжетта. 04:18 Җанланган тарих. «Яшел Үзән: тарих, кешеләр, архитектура» беренче кышкы театральләштерелгән Променад тәмам. Үткәннәр хәзергесе белән үрелеп барган гадәти булмаган проект, гомумән алганда, туган якны өйрәнүне яратучы 700 гә якын кешене җыя. Мәдәни үсеш үзәге актерлары ярдәме белән шәһәр...