Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 15 октября 2025 года

Аватар автора
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 15.10.25  00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:25 Бүгенге көндә Яшел Үзәндә өлкәннәр өчен беренче "Забота" - "Кайгырту" дип исемләнгән йорт ишекләрен ачты. Әлегә Республиканың төрле районнарыннан 50 кеше күчеп килгән, алар торак бүлмәләре, спорт залы һәм ашханә белән таныша башлады. Ноябрьдә исә бина йөз процент тулы булыр ...дип көтелә, биредә яшәүченең һәрбересе игътибар һәм кайгырту үзәгендә булыр ...дип ышандыра социаль хезмәткәрләр. 00:53 Яшел Үзән медицина көллиятендә "Бер көн студенты" муниципаль профоритентация проекты старт алды. Ул Мәшгульлек үзәге белән берлектә уздырыла. Биредә ике ай дәвамында яңа күнекмәләргә өйрәнергә теләгән махсус хәрби операция ветераннарын һәм менталь тайпылышы булганнарны медицина ярдәме нигезләренә өйрәтәчәкләр.  03:25 Яшел Үзән мед көллиятеннән чын профессионаллар чыга. Аларның берсе-7 Татьяна Пачкова. Өлкән шәфкать туташы онкологиядә 40 елга якын эшли. Үз эшенең остасы. Хезмәттәшләре сүзләренчә, ул кадрлар алачыгы, бер генә буын шәфкать туташларын үстермәгән бит. 06:11 Ничек анда, алгы сызыкта? Вәли Хаҗиев исемендәге 7 нче лицейда 10 нчы сыйныф укучылары арасында "Батырлык дәресе" узды. Чакырылган кунаклар арасында хәрби хәрәкәтләр ветераны, махсус хәрби операция ветераннарының Яшел Үзән бүлеге рәисе - Виталий Ильин.

Плейлист: 61 видео

Яшел Узен хэбэрлэре

0/0
0/0


0/0

0/0

0/0

0/0