Яшел Үзән хәбәрләре. Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 5 марта 2025 года.
Новости Зеленодольска
Новости Зеленодольска на татарском языке. Яшел Узен Хэбэрлэре 05.03.2025. 00:00 Чыгарылышта 00:10 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:26 Чыгарылышны рәсми хәбәрдән башлыйбыз. Россия Федерациясе Президентының 112 номерлы Указы белән Яшел Үзән район башлыгы Михаил Афанасьевка Дәүләт бүләге-II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале бирелде! Җирле үзидарәне үстерүдәге тырышлыгы өчен диелгән Указда. 00:49 Бүген көндә Төзүчеләр проспектының бер өлеше ябылган. Шул сәбәпле шәһәр транспорты маршрутын алмаштырган, ә халык якындагы тукталышка кадәр бер километр диярлек барырга ризасызлык белдерә. Мондый үзгәрешләрнең сәбәбе нәрсәдә? Без авария участогына чыктык. 04:26 Яз үз хокукларына керде. Шәһәр паркларында авария хәлендәге агачларны кисү һәм биек юкә, тирәк һәм каеннарны ябалдашларыннан арындыру башланды. Йөзгә якын яшел үсентеләр тәртипкә китереләчәк. Безнең төшерү төркеме Яшел Үзәннең баш агрономы белән аралашты. 08:46 Геройлар безнең арабызда. Татарстан һәм Яшел Үзән ир-егетләре җиңүне якынайту өчен махсус хәрби операциягә бара. Украинада махсус хәрби операция өч ел дәвам итә, ләкин тәвәккәл ирләр агымы кимими - барысын уртак максат берләштерә. 11:06 Фән һәм фикер бәйрәме! 10 нчы гимназиядә Каюм Насыйри исемендәге Халыкара яшьләр фәнни - гамәли конференциясе узды. Чара...