Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 18 февраля 2026 года
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 18.02.26 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:26 Бар дөнья кар әсирлегендә калды сыман. Узган төннәрдә явым-төшем гадәттәге февраль нормасыннан өч тапкыр күбрәк булган. Автобус маршрутлары даими чистартылса да, ишегалларында тоташ кар өемнәре, җәүлеләргә дә читен, транспорт хуҗаларына да. Торак коммуналь хезмәтләре хезмәткәрләре 9-ар сәгать эшлибез дип аңлата. Махсус техника узганнан соң юллар кабат яраксызга әйләнә. Ә кар явуын дәвам итәчәк әле. 00:56 Ә Васильевода йомгаклау хисап сессиясе узды. Очрашуда узган елга йомгак ясала һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнә. Шулай ук бистәдә яшәүчеләрне борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштылар, ә бу караучысыз этләр, кар баскан урамнар һәм өстәмә автобус. Тулырак алдагы видеоязмада. 04:36 Ватанны чын-чынлап яратучылар. Яшел Үзән Иҗат үзәгендә ветераннарны һәм волонтерларны сәламләделәр. Совет гаскәрләрен Әфганстан республикасыннан чыгаруның 37 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган бүләкләү тантанасы узды биредә. Яшелүзәнлеләргә республика сугышчан туганлыгыннан медальләрне генерал-майор Вениамин Чубаренко тапшырды. 07:32 Алгы сызыктан бала тудыру йортына. Махсус хәрби операция хәрбие Артем Спирин яңа туган улы белән танышу өчен ялга кайткан. Якын көннәрне хәрби хезмәткәр гаиләсе белән үткәрәчәк, ә...