Яшел Узен хэбэрлэре. Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 16 апреля 2025 года

Аватар автора
Новости Зеленодольска
Яшел Узен хэбэрлэре 16.04.2025. 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:26 Бүгенге көндә республика территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырылган. Ул 11 майга кадәр дәвам итәчәк. Чара - ел саен үткәрелә торган һәм кирәкле, дип саный гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре. Нәкъ менә шул вакытта, җылы һава шартларында янгыннар саны сизелерлек арта. Коры үләннәр һәм чүп- чар бигрәк тә еш яна. Искәртеп үтик, бу чорда учак ягу, көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела. Моннан тыш, урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә мангалларда, мичләрдә һәм янмый торган башка савытларда ашарга пешерергә ярамый.   01:09 Яңа түбә, электрика һәм торбалар. Капиталь ремонт кысаларында Яшел Үзәннең уналты йортында эшләр башланган. Хәзер төзүчеләр Комаров урамының 8 нче а йортының иске түбәсен сүтүгә керешкән. Быел безнең районда капремонт программасына барлыгы 39 торак йорт кертелгән.    03:18 Ә бу бинаның түбәсе астында яңа тормыш башлана. Яшел Үзән бала тудыру йортында яңа хезмәткәр. Агымдагы елның февраленнән үз вазифаларына акушер-гинеколог Нилүфәр Овлакулова кереште. Безнең шәһәргә күченү- очраклы хәл түгел. Тормыш иптәше Горький исемендәге заводта эшли, ә Яшел Үзән бала тудыру йорты-беренче күрүдә үк табибның йөрәген яулап алган.   ...

Плейлист: 61 видео

Яшел Узен хэбэрлэре

0/0
0/0


0/0

0/0

0/0

0/0