Яшел Үзән хәбәрләре. Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 25 июня 2025 года

Аватар автора
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 25.06.2025. 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:25 Бүгенге көндә югары уку йортларына кабул итү кампаниясе бара.. Документларны 25 нче июльгә кадәр тапшырырга мөмкин. Ләкин һәр уку йортының үз эчке кагыйдәләренә дә игътибар итәргә кирәк. Безнең районда быел 436 чыгарылыш сыйныф укучысы, гомумшәһәр чыгарылыш кичәсен 27 нче июньдә Яшел Үзән музыка театрында уздыру планлаштырыла.   00:49 Бөтен дәүләт имтиханнарын тапшыру тәмамланды. Яшел Үзән районыннан 16 укучы Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган, ә 15 нче мәктәп коллективының шатлыгы аеруча зур. Бер сыйныфтан берьюлы өч укучы имтиханнарын югары билгегә тапшырган.  04:04 Атна саен махсус операция зонасына, Оборона министрлыгы белән контракт имзалаучы дистәләгән кыю егет китә. Машина йөртүчеләр, инженерлар һәм төзүчеләр, бүген алар тагын бер һөнәр - хәрби белгечлек алачаклар, уртак тырышлык белән Җиңүне якынайту өчен. 07:22 Җыр һәм күңел җылысы белән. Без тамашачыларыбызны "үзебезнекеләрне ташламыйбыз" төркеменең талантлы волонтерлары белән таныштыруны дәвам итәбез. Валентина Леонова монда өченче ел, челтәр үрү һәм чыгышларын берьюлы өч вокаль коллектив белән бергә алып барырга өлгерә! Әйдәгез танышыйк! 10:28 Реклама 11:10 Шәһәр чисталыгы һәм матурлыгы-безнең кулларда! Карл Маркс урамындагы 62А йорты...

Плейлист: 61 видео

Яшел Узен хэбэрлэре

0/0
0/0


0/0

0/0

0/0

0/0