Яшел Үзән хәбәрләре. Новости_Зеленодольска на тат.языке. Выпуск от 14 мая 2025 года.
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 14.05.25 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:25 Авыл хуҗалыгына ярдәм итү югары дәрәҗәдә! Татарстан республикасы Рәисе Яшел Үзән районына шундый бәя бирә. Рәис Рөстәм Миңнеханов бездә булып, чәчү кампаниясе барышын тикшерде. Иң беренче делегация Татар Әҗәле авылында урнашкан терлекчелек комплексына юнәлә. Биредә 4,8 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 2,4 мең баш савым сыеры. Искиткеч җитештерүчәнлек: быелның беренче дүрт аенда савым 5,4 мең тонна тәшкил итте! Сәфәр нәтиҗәләре буенча, Рәис Яшел Үзән районы агросәнәгать комплексының республика авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертүен билгели. 01:09 Бөек Җиңүнең юбилей маршында 26 парад расчеты катнаша. Парадта-махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннары, Васильево кадет мәктәбе кадетлары, булачак янгын сүндерүчеләр, табиблар һәм судно төзүчеләр, мәктәп укучылары һәм студентлар. Яшь буын горурланырлык һәм үрнәк алырлык чара турында алдагы видеоязмада. Быел тантаналы йөрешне 3 нче гимназия җитәкли 03:16 Төзүдән төзекләндерүгә кадәр- вакыт аралыгы 50 ел. Төп бәйрәм алдыннан шәһәр тибындагы Васильево бистәсендә Җиңү обелискын яңарттылар. Бер ай эчендә мемориаль комплекс тулысынча үзгәрә. Нинди эшләр башкарылган - безнең сюжетта карагыз. 06:18 Реклама. 07:01 Җырлыйк әйдә, кушыл безгә!Бөек...