Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 26 ноября 2025 года
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 26 .11.25 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер коллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:25 Яшел Үзәндә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов «Амкор»компанияләр төркеменә кергән газ турбинасы җиһазлары заводын ачты. Шул рәвешле, Татарстанда илебезнең технологик бәйсезлеген үстерүгә юнәлдерелгән куәтле машина төзелеше кластеры формалаша. Әйдәгез якыннанырак танышыйк 03:35 Ветераннар һәрвакыт сафта. Мәдәни үсеш үзәгендә Яшел Үзән районы Ветераннар советының хисап-сайлау конференциясе узды, биш еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды. Өлкәннәребез хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм күрсәтә, яшь буынны тәрбияләүдә катнаша. Ветераннар советы рәисе булып Тәлгать Гыйззәтуллин сайлана. 03:58 Кораб төзүчеләр булса-кораблар булачак! "Кораблик" балалар бакчасында фәнни-гамәли конференция узды. Татарстаннан 57 яшь катнашучы дулкыннар һәм җилнең заманча романтиклар өчен дә мөһим булуын күрсәтте. Балалар мәшһүр корабларның тарихларын сөйли һәм әти-әниләре белән бергә ясаган макетларын күрсәтә. 07:32 6 нчы номерлы автобусларның маршрут челтәрендә үзгәрешләр бар. Яңа юнәлеш өстәлде, күп кенә шәһәр зоналарына, шул исәптән," Зеленая Долина" микрорайонына, Паратская һәм Украинская урамнарына транспорт белән барып җитү мөмкинлеген арттырды. Яшел үзәнлеләр яңалыктан канәгать. 07:52 реклама 08:49 Сак булыгыз...