Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 19 ноября 2025 года

Аватар автора
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 19.11.2025 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:25 Бүген өлкәннәр өчен Яшел Үзәндә беренче буларак ачылган "Забота" - "Кайгырту" дип аталган бинада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булып китте. Ул аның эшчәнлеге белән таныша. Биредә Республиканың төрле районнарыннан күчеп килгән ялгыз өлкәннәр яши. Алар торак бүлмәләрдән, спорт залыннан һәм ашханәдән, гомумән яшәү урыннарыннан кәнагать булулары турында сөйли. һәрберсе игътибар үзәгендә булыр диеп ышандыра социаль хезмәткәрләр. 00:54 Ә Васильево бистәсенең 33 нче "Мостопоезд" предприятиесеннән алгы сызыкка гуманитар йөк озатылды. Аны "Бердәмлек" төркеме волонтерлары, җирле халык, эшмәкәрләр җыйган. Йөк арбалар озатуда Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та катнаша.  03:21 Биредә өйдәге кебек ашаталар. Балалар көннең күп өлешен мәктәптә үткәрә, шуңа күрә файдалы һәм тәмле ризык - уңышлы уку һәм сәламәтлек нигезе. 16 нчы мәктәптә капиталь ремонттан соң ашханә бик нык үзгәргән. Мәктәп мәйданнарын реконструкцияләгәннәр, яхшы савыт-саба юу урыны барлыкка килгән. Кухня хезмәткәрләренә уңайлы булсын өчен өстәмә ишек ясаганнар, ә иң мөһиме - заманча вентиляция урнаштырылган.   03:49 "ПОРТ" яшьләр үзәгендә Яшел Үзән район башлыгы Михаил Афанасьев Донецк һәм Луганск Республикасы, Запорожск һәм Херсон өлкәләре...

Плейлист: 61 видео

Яшел Узен хэбэрлэре

0/0
0/0


0/0

0/0

0/0

0/0