Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 13 августа

Аватар автора
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 13.08.25  00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:25 Безнекеләр булдыра. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районының "Ягодная долина" фермер хуҗалыгында булды. Биредә биш төрле җиләк – кара һәм кызыл карлыган, кура һәм җир җиләге, Альп каен җиләге үстерелә. 01:02 Яшел Үзәннең ташламага ия пенсионерларын 1 нче августтан бер яңалык борчый: Казанга кадәр бушлай йөрү гамәлдән чыгарылган, юл өчен түләргә кирәк. Ветераннар советы активистлары безнең редакциягә бу сорау белән мөрәҗагат итте, ә без үз чиратыбызда ПАТП җитәкчелегеннән аңлатма сорадык.  03:42 Темага кагылышлы хәбәр килеп иреште. Пассажир автотранспорты предприятиесе җитәкчелеге район Башкарма комитеты белән килешү төзегән.  Федераль ташламага ия булучылар, шулай ук күп балалы гаиләләр 104, 104а һәм 110 номерлы маршрутларда бердәм айлык социаль йөртү билетыннан өстәмә түләүсез файдалана алачак. Мөһим аспектны билгеләп үтәсебез килә: Ташлама таныклык документын биргәндә генә гамәлдә‼ Калган пенсионерлар өчен өстәмә түләүсез йөрү бары тик бер муниципаль берәмлек чикләрендә генә саклана.   04:17 Башка темаларга. 40 еллыкларына йортлар яңартыла. Комаров урамындагы берничә тулай торак хәзер яңартыла, сезонлы эшләрне төгәлләү вакыты - сентябрьгә кадәр. Төзүчеләр барлык тиешле нормативларны башкаралармы?

Плейлист: 61 видео

Яшел Узен хэбэрлэре

0/0
0/0


0/0

0/0

0/0

0/0