Яшел Үзән хәбәрләре. Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 9 апреля 2025 года
Новости Зеленодольска
Новости Зеленодольска на татарском языке, Яшел Узен хэбэрлэре 09.04.2025. 00:00 Чыгырылышта 00:26 Грамоталылыкка йөз тотабыз! Быел "Тоталь диктант"белем бирү акциясе шундый девиз астында узды. Чарага 57 Ил кушылган, Арктика турында диктантны 1миллион да 300 мең кеше яза. Текстлар Урал, Себер, Камчатка, Сахалин, Япония, Төньяк-Боз дәрясына сәяхәтләргә багышлана. Яшел Үзәндә берничә мәйданчык эшли, йөзләгән кеше үзенең белемен тикшерә. 00:55 «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында эшләр башланды Яңа парковка урыннары һәм балалар өчен уен мәйданчыклары барлыкка киләчәк Яшел Үзәндә. Быел 60 ишегалды территориясен тәртипкә китерү планлаштырыла. 03:26 Алтынчы тапкыр- димәк традиция. Апрель аенда Россиядә йөклеләр көнен билгеләп үтәләр. Һәр булачак әни ярдәмгә һәм җылы сүзгә мохтаҗ. Алар өчен Яшел Үзәндә белгечләр файдалы лекцияләр әзерли. Бала тудыруга әзерлек, социаль ташламалар һәм түләүләр турында сөйләшәләр очрашуда булачак әниләр белән . 06:18 Ә 27 нче "Журавушка" балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен мәктәпкәчә яшьтәге балаларга инклюзив белем бирү темасына тармакара семинар узды. Нәниләрне ничек авырлыкларны җиңәргә һәм яшьтәшләре белән аралашырга өйрәтергә? Казан, Мәскәү, Волжск һәм Яшел Үзән шәһәрләре психологлары, социаль яклау белгечләре гаиләне һәм баланы психологик-педагогик яктан ярдәм бирү турында турында сөйләште. 08:06 Бүгенге көндә “Зеленодолҗская правда ” газетасына 2025 нче елның икенче яртыеллыгына язылу бара. Әгәр дә сез көнүзәк мәсьәләләр...