Яшел Үзән хәбәрләре. Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 9 июня 2025 года.

Аватар автора
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 09.07.25  00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:25 Бу көннәрдә Яшел Үзәндә төрле матур чаралар уза. Шәһәребез шау-гөр килеп тора, бигрәк тә спорт ярышлары җәлеп итә. "Дельфин яхт-клубында" исә җилкәнле спорт буенча республика беренчелеге уза. 4 көн буена Казан, Яр Чаллы һәм Яшел Үзән шәһәрләренең 84 яшь яхта спорты белән шөгыльләнүчесе көч сынашачак. Җилкәнле спорт- иң мавыктыргыч дисциплиналарының берсе, катнашучыларга уңышлар телик! 00:54 Өлкәннәр турында кайгыртып. Татарстан республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Яшел Үзәндә булып китте. Ул ялгыз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт төзелешенең барышы белән танышты. Яңа бина психоневрологик интернат территориясендә төзелә, биредә 120 кеше яши алачак.   04:03 Ияләшкән бер болыт дигәндәй, бруцеллез турында сүзебез.  Бу чирне йоктырган хайваннарның температурасы күтәрелергә, бизгәк башланырга мөмкин, кан тамырлары, йөрәк эшчәнлеге зарарлана. Тиешенчә пешерелмәгән ит, кайнатылмаган сөт аша инфекциянең кешегә күчүе ихтимал. Район ветеринария оешмасы хезмәткәрләре кабат кисәтә, хуҗалыкларга читтән белешмәсез мал алмаска! һәм дә итне-сөтне махсус сәүдә нокталарында гына сатып алыгыз, анда махсус тикшерү уздырыла.    04:36 Һәр заманның үз герое бар. Хәзер...

Плейлист: 61 видео

Яшел Узен хэбэрлэре

0/0
0/0


0/0

0/0

0/0

0/0