Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 8 апреля 2026 года

Аватар автора
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 08.04.2026  00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:18 Авыл үзмәшгульләренә 200 мең сум акча бүлеп бирелә. "Гаилә" илкүләм проекты буенча үз бизнесларын ачуга дәүләттән шундый ярдәм күрсәтелә хәзер. Олы Яке авыл җирлегендә 7 гаилә рәхәтләнеп куллана аларны. Люция белән Рәдиф Гыймадиевлар мәсәлән, 6 бозау сатып алганнар. Акчаларны Сыер абзары төзүгә дә кулланырга мөмкин. Шәхси хуҗалыгын үстерү өчен финанс ярдәмен алырга теләүчеләр авыл җирлеге җитәкчелеге аша район социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. 00:53 Яшел Үзәндә юллардагы чокыр-чакырларны ямыйлар. Социаль объектларга керү юлларына һәм аеруча тузган участокларга аерым игътибар биреләчәк. Эшләрнең төп фронты шәһәрнең иске өлешендә - Татарстан, Рогачев һәм Украинская урамнарында, ә Мирный микрорайонында - Королев, Сәйдәшев, Комаров һәм Бакый Урманчы урамнары. Юл эшләре урыныннан тулырак - алдагы видеоязмада. 02:53 Су объектларында куркынычсызлык - хәзер гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең аерым игътибар үзәгендә. Җаваплы хезмәтләр елга һәм култык акваторияләрендә патрульлек итә. Суднода алар, беренче чиратта, балыкчыларның күпләп җыелган урыннарын йөреп чыга. Төп максат-куркыныч хәлләр турында кисәтү. Әгәр дә үгетләү белән генә булмаса, административ җәза турында беркетмәләр дә...

Плейлист: 61 видео

Яшел Узен хэбэрлэре

0/0
0/0


0/0

0/0

0/0

0/0