Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 4 февраля 2026 года
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 04.02.2026 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Яңа елда мин, Радик Гатауллин, кабат сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Шәһәр һәм район тормышындагы мөһим вакыйгалар белән таныштырырбыз 00:23 Күпләр өчен - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү тәлапләре- буш тавыш. Яшел Үзәннең Чапаев урамындагы 1 нче йортта янгын чыгып, берьюлы өч кешенең гомере өзелгән. Шул ук Күпкатлы бинада яшәүче тагын тугыз кешене янгын сүндерүчеләр коткарып кала алган, алар арасында - ике бала да бар. Фаҗиганең сәбәбе, беренчел мәгълүматлар буенча- тәмәке тартканда саксызлык. 00:50 Яшел Үзән районында Махсус операцияләрдә хәрбиләргә ярдәм итүче игелекле кешеләр саны арта бара. Әйтик, Олы Шырдан авыл җирлегендә хатын-кызлар хәрбиләрнең өстәлләрендә өй тәм-томнары булсын өчен, чәкчәк пешерергә булган. Кемнәр алар, олы йөрәкле кешеләр? Тулырак алдагы видеоязмада. 04:03 Судагы балык кебек алар. 3 нче гимназиядә су асты робототехникасы буенча ярышлар узды. Биш катнашучы "Пиранья" су асты аппаратын программалаштырыра, аны көйли һәм бассейн буйлап йөртә. Әйдәгез, Кызыклы манзараны бергәләшеп карыйк. 06:23 Реклама 07:06 Зур тамаша күрсәттеләр! «Йолдызлык» балалар бакчасында беренчеләр хәрәкәте ата - аналар, педагоглар һәм балалар белән берлектә "Гаилә бердәмлеге-Россия көче" фестивале уздырды. Ул Россия халыклары бердәмлеге елына багышлана. 10:28 Ватанның тугры уллары. Пушкин исемендәге лицейда 16нчы тапкыр Онегин укулары узды. 250дән артык гариза кергән, темалары төрле: рус...