Кибән астында тереләй яндырганнар.. Сугышта улгән шагыйрьләрнең туганнарын эзлибез!!!

Бу сугыш татар халкына кыйммәткә чыкты. Ир-ат җенесе кырылды...Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Абдулла Алиш кебек берничә дистә шагыйрь яу кырына озатылды һәм үлеп калды. Аларны хыянәтче дип санадылар. Кеше оныткан Макс Гатау, Хәбра Рахман, Әгъзам Камал, Әхтәм Әминев кебек бик күп әдипләрне дә югалттык. Мәскәүдән, Питердан бериш язучылар бу якка эвакуацияләнде, ә безнекеләр киресенчә көнбатышка сугышка китте. Татар артистлары, музыкантлары да шулай булды. “Шурәлене” язучы Фәрит Яруллин сугышка китеп югалды. Казандагы татар театры ябылды, бинасында госпиталь ачылды. Татар артистлары, җырчылары фронтка китте. Концертларның заллары ябылды, алар урынына фронт кырлары ачылды. Бу турыдагы авыр мирасны Әлфия Хәбибуллина барлый! Сез аны иң матур, сөйкемле Концертларны алып баручы буларак беләсез! Әлфия Миңнәхмәт кызы 1967 елның 22 ноябрендә ТАССРның Әгерҗе районы Салагыш авылында туа. Нәфис сүз остасы. 1989 елда Казан театр училищесын тәмамлагач, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә эшли башлый. Үзенең иҗади эшчәнлеген Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров бригадасында башлый.

0/0


0/0

0/0

0/0

0/0