Ә сездә милли бәйрәмебез Сабан туена бүләк җыйдылармы әле?

Аватар автора
Әгерҗе районында элек-электән килүче бу традиция авылларда да, шәһәрдә дә саклана. Сабан туе алдыннан Әгерҗе районы Уразай авылында борынгы традицияләрне саклап бүләк җыю оештырылды. Авыл гармун моңнарына һәм җырларга күмелде. Уразайлылар, мәйдан батырларына һәм ярышларда җиңүчеләргә дип, колгаларга сөлгеләр бәйләде һәм бүләкләр тапшырдылар. 90 яшьлек Асия апа Минемөхәммәтова кебек өлкәннәрнең дәртле биюләре һәм Галия апа Гыймадиеваның балачак истәлекләре буыннар бәйләнешен күрсәтте. Сабан туе белән, райондашлар! Милли бәйрәмебез күңелле һәм истә калырлык узсын!

0/0


0/0

0/0

0/0

0/0