«Динне авырайтмагыз» - дигән сүзләрдә нәрсә күзаллана? | Абыстай сүзе

Аватар автора
Бүген бездә кунакта Коръәнне тулысынча тәрҗемә итеп тәфсир кылган, 1140 хәдисне сүзгә-сүз тәрҗемә иткән галимә, остабикә, абыстай - Рәйсә апа Камалетдинова. 00:51 Хезмәтләре турында. 05:41 «Динне авырайтмагыз» - дигән сүзләрдә нәрсә күзаллана? 07:41 Кешенең көн саен җырлар тыңлавы диннән ерагайтмыймы? Аңа киресенчә зыян китермиме? Бу мәсьәләдә ничек урталык табарга? 13:40 Кешене диннән биздерәсе дә килми, ләкин концертлар, театрлар дөньясына чумып китүен дә теләмибез. Бу очракта ничек итеп урталыкны сайларга? 19:38 Туган көнне бәйрәм итәргә ярыймы? 20:53 Рәсем сәнгате мөмкинме? 25:15 Рәсем мәсьәләсенә килгәндә, кеше сурәтләре турында гына әйтеләме? 25:38 «Кешене никадәр күбрәк фотога төшергән булсаң, Кыямәт көнендә шулкадәр кеше килеп җаныңны сорый» - дигәнне ишеткән бар. Моны ничек аңларга? 26:37 Хатын-кызның ир-ат табибларга күренүен ничек аңлатырга? 30:54 «Йәәсиин» сүрәсен Коръәннең калебе диләр. Моны ничек аңларга? 35:10 Без «Йәәсиин» сүрәсен кайсы вакытта укый алабыз?

0/0


0/0

0/0

0/0

0/0