Фиксиләр - Духовка

Аватар автора
Популярные татарские песни
Нолик Симка һәм Шпуля белән ачуланышты. Нәтиҗәдә, саксызлык аркасында кызлар бәлеш камырына егылып төште. ДимДимычның әнисе бәлешне духовкага тыкты. Симка белән Шпуля камыр эченә бата башлады. Духовка кыза. Ләкин кызлар ярдәм букчасын файдаланып иреккә чыга. Нолик ДимДимычка кызларның камырга төшеп китүләре турында сөйли. Шулчак әнисе ДимДимычны бәлешне татып карарга чакыра. ДимДимычка дусларын коткарыр өчен бәлешне ашарга туры килә. Ләкин Симка белән Шпуля берни булмагандай исән-саулар пәйдә була. Балалар заманча духовканың ясалышы, кешеләрнең ничек итеп борынгы заманнарда утта ризык эзрләгәннәре турында мәгълүмат алачак. Шулай ук бу сериядә нинди генә хәл булуга карамастан дусларга ярдәмгә килергә кирәк икәне ачыклана.

0/0


0/0

0/0