Хания Фархи - Балан (караоке)

Аватар автора
Көзге урман, сары ялан... Коела кыңгыраулар. Мәк гөледәй кызыл балан — Каерып сындыралар. Әнкәй, күңелем елап кала: «Ник аны сындыралар? Баланнар бит коелмыйлар, Коела кыңгыраулар...» Баланны өзәләр бит, Җепләргә тезәләр бит. Ятып елар чаклар була Үзәкне өзәләр бит. Колакта чыңлый һаман, Эндәшә кебек әнкәм: «Авыр чаклар бик күп була — Түзәргә кирәк, балам...» Әкрен генә чәчтән сыйпап Эндәшә кебек әнкәм: «Өлгергәндер инде балан, Җыярга кирәк, балам.» Колакта чыңлый һаман, Эндәшә кебек әнкәм: «Авыр чаклар бик күп була — Түзәргә кирәк, балам...»

0/0


0/0

0/0

0/0

0/0