Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 3 июня 2026 года

Аватар автора
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 03.06.2026 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:25 Балаларны яклау көне белән! Сигез ел рәттән «Зелёный Дол» информация үзәге журналистлары кечкенә яшел үзәнлеләргә җәй һәм матур бәйрәм бүләк итә. Соңгы өч елда чара мәдәният үзәгендә оештырыла. Быел вакыйга мәгълүмат үзәге ярдәмендә яңа форматта — яшь автор әсәре буенча куелган әкият премьерасы белән узды. 00:50 Халыкара балаларны яклау көнендә тагын матур чара. Загс бинасында Тантаналы шартларда гаилә - тормышның төп өстенлеге булган кешеләрне хөрмәтләделәр. Берьюлы берничә пар рәсми рәвештә күп балалы гаилә статуска ия булды, ә районның яшь кешеләре үзләренең беренче документын кулына ала. 03.58 4 нче поликлиникага - яңа тормыш! 2026 нчы елда «Озак һәм актив тормыш» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты кысаларында биредә капиталь ремонт ясала. Бу косметик яңарту гына түгел, ә медицина учреждениесенең тышкы кыяфәтен дә, эчке киңлеген дә үзгәртәчәк комплекслы модернизация. Бинаның бар мәйданнары максималь нәтиҗәле файдаланылачак, ди табиблар. 03:58 Кайбер укучыларны имтиханнар, икенчеләрен мәшәкатьсез җәй көтә, әмма ул һәлакәтсез узсын өчен кагыйдәләрне үтәү мөһим. Тимер юл хаталарны гафу итми, әмма яшүсмерләр еш кына бу турыда оныталар. Соңгы биш айда...

0/0


0/0

0/0

0/0