Яшерен яхшылык белән ачык яхшылыкны ничек аңларга? | Абыстай сүзе

Аватар автора
Телеканал ХУЗУР ТВ
50 ел стажлы укытучы, Бөтенроссия татар гаиләсе оешмасы җитәкчесенең ярдәмчесе Нурия абыстай Шәрифҗанова белән "Яхшылык" темасына фикер алышабыз. 01:05 Исламда яхшылык эшләү турында нәрсә әйтелә? 03:00 Кеше яхшылык дигәндә зур гамәл икәнлекне аңлый. Яхшылык белән изгелек алар бер үк әйберме? 06:05 Минем бер тапкыр сәдака бирергә мөмкинлегем юк, ләкин 10 кешегә яхшы мөнәсәбәт күрсәтергә мөмкинлегем бар. Минем сәдака бирүем шуның белән капланамы яки алар тигез түгелме? 07:13 Яшерен яхшылык белән ачык яхшылыкны ничек аңларга? 09:04 Яхшылык эшләгәнлекне видеога төшереп кую, "мин яхшылык эшләдем, әйдәгез ярдәм итик" - дип кешене чакыру. Болай эшләргә ярыймы яки әйтмәскәме? 12:38 Кешегә үзебезгә карата булган яман гамәлләр турында сөйләүгә карата Ислам дине нәрсә әйтә? 16:57 Безгә яман сүз әйтсәләр, ачу килсә - нишләргә? 19:29 Сәдаканы мөселманнарга гына бирергә ярыймы? Яки башка дин кешесенә дә ярдәм итәргә ярыймы? 22:40 Күршегә зур суммада акча кирәк ди. Ләкин ул зур сумманы бүләк итә алмыйм. Бурычка биреп торырга ярыймы? 25:03 Акча була торып та, бурычка бирмәскә мөмкинме? 27:10 Еллар буе кешегә ярдәм итеп тордык ди. Һәм бу кеше рәнҗетсә, нишләргә? 32:50 Кешенең начарлыгын яшереп калыргамы яки фаш итәргәме?

0/0


0/0

0/0

0/0

0/0