Дүрт кагыйдә - Әлфис әбү Мөхәммәд

Аватар автора
Туры юл الصراط المستقيم
1 лекция Бәхетнең өч асылы: 1) Барлык нигъмәтләр өчен Аллаһка шөкер ит! Аллаһ Көръәни Кәримдә: “Әгәрдә сез шөкер итсәгез - мин сезгә тагын арттырырмын”-ди (14 сүрә, 17 аять) 2) Барлык сынауларга - сабыр ит! Пәйгамбәребез ﷺ: «Чынлыкта, Аллаһ Тәгалә бер кавемне яратса, аларны сынауларга дучар итә. Кем (шул сынаугы) разый булып кабул итсә — аңа (Аллаһтан) разыйлык булыр; ә кем риза булмаса, аңа (Аллаһтан) ризасызлык булыр", - диде. (Тирмизи 2396, Шейх Әлбәни хәсән дигән). Шулай ук Пәйгамбәребез ﷺ: "Дөреслектә, кешеләр арасында сынауларга иң күп дучар булучылар — пәйгамбәрләр; аннан соң аларга иярүчеләр, аннан соң аларга ияргәннәргә охшаганнар", - дип әйткән. (Сильсиля ас-сахиха 1165) 3) Әгәр дә берәр гөнаһ кылдың икән - шул ук вакытта Аллаһтан гафу сора, тәүбә ит! Аллаһ Көръәни Кәримдә: «Әгәр алар берәр кабахәтлек (зур гөнаһ) кылып яки (кече гөнаһлар кылып) үз-үзләренә золым итсәләр, Аллаһны искә алалар һәм кылган гөнаһлары өчен ярлыкау сорыйлар. Гөнаһларны Аллаһтан башка кем кичерә ала соң?!", - ди (3 сүрә, 135 аять) Кешеләр белергә тиеш: Аллаһ аларны Аңа гына, ихластан һәм хәниф булып, гыйбадәт кылыр өчен генә барлыкка китерде. Аллаһ Көръәни Кәримдә: "Мин җеннәрне һәм кешеләрне, бары тик Миңа гыйбадәт кылыр өчен генә яраттым", - диде (51 сүрә, 56 аять) Әл хәнифия - Ибраһим عليه سلم дине: бер Аллаһка гына гыйбадәт кылу һәм ширектән ерак булу. Аллаһ Көръәни Кәримдә: “Шуннан соң, Без сиңа: "Син хәниф (бер Аллаһка гына гыйбадәт кылучы) булган Ибраһим милләтенә (диненә...

0/0


0/0

0/0